Ветеранда кунакта…

Кабат җиргә ямьле язлар килә, кабат дөнья яңара, табигать яшәрә. Шулар белән бер рәттән дәһшәтле сугыш еллары хәтирәләре дә яңара төсле. Тик ни аяныч, еллар барган саен Бөек Ватан сугышы каһарманнары саны кими, сугышны үз күзләре белән күргән, ул еллар турында бәян итәрдәй кешеләр сафы сирәгәя. Безнең чор буын ул елларның тарихын инде хәзер бары тик китап битләреннән, шул чорлар турында төшерелгән кинофильм тасмаларыннан һәм әлбәттә инде сугыш һәм тыл ветераннары сөйләгәннәрдән генә белә ала. Ветераннар саны елдан ел кими бару гына күңелне әрнетә. Алар исән чакта, безгә күп нәрсәгә алардан өйрәнеп калырга, бүгенге тыныч көннәр өчен рәхмәтебезне белдерергә, мөмкин кадәр күбрәк игътибар-җылылыгыбызны бирергә тырышырга тиешбез.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан без тыл ветераны, “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегенең лаеклы ялдагы хезмәткәре, Биктимерова Гөлсем Хабибулла кызында кунакта булдык.

Гөлсем апа 1921нче елда туган, сугыш башланганда аңа нибары 20 яшь була. Әнисе киңәше белән ул Башкорстан педагогия училищесын уңышлы тәмамлап үзенең туган ягы Гомәр авылына кайта. Ул анда гади укытучы гына түгел, ә агиатор да, авылның беренче әйдәп баручысы, һәм хәтта ул заманнарда иң беренчеләрдән булып комсомол ячейкасы оештыручы да була. Авылда ул иң хөрмәтле кешеләнең берсе булып, аннан күпләр үрнәк алып яшиләр. Бөтен тормышын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Гөлсем апа, бер мизгелгә генә дә сайлаган юлы өчен үкенми. Хәзерге көндә дә узенең укучыларның яулаган үрләре белән кызыксынып, алар белән горурланып, сөенеп яши. Шушы яшендә дә әле югалтмаган юмор хисе, яшәүгә дәрт, тормышны яратуына сокланырлык Гөлсем апаның.

Нинди генә авыр сынаулар аша узарга туры килсә дә, без илебезне саклап кала алдык, түздек, җиңдек! Бу тыныч, иркен илдә яшәвебез белән без бары тик илебезне яклап үзен аямыйча сугышкан, көнне төнгә ялгап басу-кырларда тир түккән, завод-фабрикаларда көч куйган һәрбер ветеранга бурычлыбыз.

5нче майда Гөлсем апа үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылый. Без чын күңелебездән аны шушы маур гомер бәйрәме белән тәбриклибез. Аңа ныклы сәламәтлек, биргән гомердә шатлык-куанычлар, якыннарының кадер хөрмәтендә 100гә җитүен телибез.


ВЕРНУТЬСЯ НАЗАД