Сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй!

Күңелләрне җилкендереп, тирә-якка шатлык өләшеп, уен-көлке, җыр-биюле Сабантуйлар уза җиһанда. Татар халкының йөзек кашы булган әлеге бәйрәм, башка милләт халкын да битараф калдырмый.

Безнең шәһәребез исә 5нче июнь көнне Сабантуй мәйдәнында кунаклар кабул итте. Бай эчтэлекле театральләшерелгән күренешләр, төп көрәш аланы булган зур мәйданда алып барылса, бәйрәмебезнең кечкенә кунакларын «Әкият» сихри аланы каршылады. Биредә күәренке кәеф, көч сынашу һәм рәхәтләнеп ял итү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Кечкенә спорт сөючеләребез өчен мәйданчыклар, сату-алу алачыклары, сикерү җайланмалары һәр баланың күңеленә хуш килде.

Иң кызыксындырганы һәм ошаганы әлбәттә «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге тарафыннан оештырылган концерт программасы булгандыр. «Әкият» аланын тагы да маҗаралы иткән сәнгать бүлеге өстәмә белем бирү укытучысы Альберт Бачтановның «Шүрәле биюе» кечкенә тамашачыны гына түгел, зурларны да әсир итте. Сәхнә тирәли йомшак үләнгә тезелешеп утырган балалар, Яр Чаллы шәһәренең дәүләт курчак театры тарафыннан куелган «Песи, этәч һәм төлке» спектаклен карый алдылар. «Нур» бүлеге педагог оештыручы Илүзә Әминова алып барган концерт программасы, кызыклы уеннар «Капель» вокаль ансамбле, «Йолдызлык-2016» телевизион конкурс җиңүчеләре булган «Зимфиринки» вокаль ансамльләре чыгышы белән үрелеп барды. Уенда катнашкан һәр баланы кыйммәтле бүләкләр белән сөендерделәр.

«Сабантуй» тәмам, әмма ләкин бәйрәм калдырган якты хәтирәләр, кунакчыллык һәм кәеф күтәренкелеге әле бик озакка сузылыр дип уйлыйбыз. Барлык оештыручыларга, катнашучыларга, бәйрәм кәефе турыруга өлеш керткән һәмма кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләсе Сабан туйлары да кабатланмас, күңелләрдә озак елларга сакланырлык булыр дип ышанабыз.


ВЕРНУТЬСЯ НАЗАД