Җәйге яллар күңелле узсын!

Балаларның җәйге яллары күңелле һәм файдалы узсын өчен, без – зурлар ниләр генә уйлап тапмыйбыз.

Республикабызның төрле почмакларында урнашкан саф һавалы лагерьлар дисеңме, мәктәп яны спорт һәм хезмәт лагерьлары дисеңме, кайсын гына алсаң да алар балаларның җәйге каникулларын файда белән уздыруны күздә тота. Лагерь эшчәнлеге кызыклы эчтәлеге, программа төрлелеге белән үзенә җәлеп итә. Шул эчтәлеккә «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегенең мәктәп яны лагерьлары өчен оештырылган «Әкият геройлары белән ГТО» исемле кызыклы уен программасы да керә. Һәр көнне йөздән артык бала кызыклы спорт ярышларында көч сынаша. Аларга Ириска һәм Лариска исемле клон-кызлар көч биреп тора. Балаларның шат авазлары, ярышудан туган көчле тойгыларыннан Иҗат сарае диварлары селкенеп тора. Үзенә бер төрле могҗизалы сәяхәттә, әкият дөньясында төсле тоя бирегә килгән һәр бала үзен. Җәйге яллар күңелле һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен кадерле балалар!


ВЕРНУТЬСЯ НАЗАД