Татарстан хәзинәләре

«Татарстан хәзинәләре» шәһәр программасы «Туган тел бйрәмен» үткәрде.

Апрель ае – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган ае, шигърият ае. Шул уңайдан бүген 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршында эшләп килүче «Татарстан хәзинәләре» шәһәр программасы кысаларында Г.Тукайның иҗатына багышланган «Туган тел бәйрәме» бәйгесе үтте . Ул, чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды. Барлык катнашучылар да бәйрәмчә киенеп, ятлаган әсәрләрен йөрәк аша уздырып тамашачыларга җиткерделәр.

Жюри әгъзалары тарафыннан барлык катнашучылар да беренче,икенче, өченче дәрәҗәле дипломнарга лаек булдылар:
1 нче урын – 78, 54;
2 нче урын – 2, 6, 17, 18, 19, 29, 32, 33, 37, 40, 47, 56, 58, 60, 84;
3 нче урын – 3, 4, 8, 13, 15, 25, 28, 34, 53, 79 нчы мәктәпләр.

Ел буе катнашып килгән төркемнәр арасында да нәтиҗә ясалды. Дәрәҗәле дипломнардан тыш, номинациядә җиңүчеләрне дә билгеләп уттеләр.

Бөтен дөнья татарлары бергә
«Туган тел”не жырлый моңланып.
Тукай яши, Тукай ул мәңгегә
Йолдыз булып янар нурланып!


ВЕРНУТЬСЯ НАЗАД