Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур...

1 нче номерлы балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 20-нче апрель көнне үткән иҗади бәйгене нәкъ шушы Тукай юллары белән тасвирлап булыр иде. «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге тарафыннан «Тукай айлыгы» кысаларында үткәрелгән бу чара укучылардан Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүне таләп итте. Алты мәктәпнең 7-9 сыйныф укучылары иҗади төркемнәргә берләшеп, төрле сынаулар аша үттеләр: шагыйрьнең тормыш юлына багышланган тест сораулары, әйдаманнар ярышы, алыпсатарлар бәйгесе – болар барысы да 120 дән артык җанатарлар күңеленә хуш килде һәм кызыксыну уятты.

Жюри әгъзалары «Нәфис сүз остасы» бәйгесендә укучыларның Тукайның сирәк укыла торган шигырь юлларын сайлауларын билгеләп үтте.Бу номинациядә Г.Акыш исемендәге 84 нче гимназия укучысы Борһанова Ләйсән җиңүче дип танылды.19 нчы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Салихова Алия «жюри симпатиясе» номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды. Иҗади бәйгедә катнашкан М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия , 60 нчы , 32 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәпләре, А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучылары үзләренең сәләтләрен төрле яклап күрсәтеп, уңай нәтиҗәләргә ирештеләр.

Укучыларны иҗади бәйгегә әзерләгән укытучыларга, мәктәп җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре һәм тирән ихтирамыбызны җиткерәбез.

«Тукай – сүнмәс йолдыз» дигән исем астында үткән төрле күркәм чараларның йомгаклау тантанасы 25 нче апрель көнне сәгать өчтә Театр залында үтәчәк. Барлык милләт җанлы шәһәрдәшләребезне кичәдә көтеп калабыз.


ВЕРНУТЬСЯ НАЗАД