Татарстан хәзинәләре

1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршында эшләп килүче "Татарстан хәзинәләре" шәһәр программасы быелгы уку елында 12нче сезонын ачып җибәрде. Программаның төп максаты: яшь буында туган телгә мәхәббәт уяту, милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү, телебезнең асыл җәүһәрләрен киң кулланышка кертү. Нигезнамә буенча очрашуларда 5-6 сыйныф укучылары көч сынаша.

Ә инде беренче бәйгедә катнашучылар дүрт юнәлеш буенча көч сынаштылар.Яр Чаллы шәһәре, әдәбият, мәдәният, республикабыз буенча бирелгән сорауларга катнашучылар төгәл җавап биреп түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1 нче урын – 2, 34 нче мәктәпләр;
2 нче урын – 19, 25, 54, 58 нче мәктәпләр;
3 нче урын – 4, 8, 13, 40, 56 , 84 нче мәктәпләр.

Актив катнашучы сертификатына: 6, 15, 17, 18, 26, 28, 29, 32, 33, 37, 47, 53, 60, 78, 79 нчы мәктәпләр лаеклы дип табылды.

Шәһәр программасы старт алды.Алда катнашучыларны кызыклы очрашулар, бәйгеләр көтә.Барыгызга да уңышлар!


ВЕРНУТЬСЯ НАЗАД