шәһәр программа

«1нче балалар һәм яшьләр иҗат сарае» һәм «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге «Татарстан хәзинәләре» дип исемләнгән, 5-6 сыйныф укучыларына ориентлашкан, шәһәр программасына старт бирде.

Программаның беренче этабы «Туган ягым – Татарстан» дип аталды һәм 24, 25 нче октябрьләрдә сарайның «Гном» холлында үтте. Программада катнашу теләген 27 мәктәп белдергән иде, ләкин беренче этапка 24 мәктәп килде, өч мәктәп теге яки бу сәбәпләр аркасында бәйгедән төшеп калды, барлыгы 168 укучы төрле бәйгедә көчен сынап карады.

Төркем җитәкчеләренә алдан ук үтәчәк бәйге тәртибе һәм сорау тематикалары турында мәгълүмәти хат җибәрелде, укучыларга әзерләнеп килергә мөмкинчелек бирелде. Бәйге җөмһериятебезгә кагылган анкета сорауларыннан башланып китте , иң төгәл җавапларны биргән мәктәпләр: 78 нче, 15 нче, 12нче мәктәп булды. «Сандыктагы хикмәтләр» дип аталган, элек-электән көнкүрештә кулланылган эш коралларын танып, укучылар аларның кайда, ничек кулланылуын сөйләп бирергә тиеш иделәр, бу бәйге балаларда аеруча кызыксыну уятты, укучылар тырыша - тырыша әйберләрнең исемнәрен искә төшерделәр, күп кенә җиһазлар балалар өчен таныш булып чыкты. «Камырбатыр» дип исемләнгән хәрәкәтле бәйге балаларны кузгатып җибәрде, алар тирләп-пешеп аркан тартыштылар. Шәһәр программасының 1нче этабы уңышлы гына үтте, икенче этап ноябрь аенда “Нәсел җебем” дип аталган иҗади эшләр бәйгесе рәвешендә үтәчәк, бәйгедә катнашучы укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар телибез.

ВЕРНУТЬСЯ НАЗАД